Мал врачы спорт белән дус
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Балтачта районнарның яшь ветеринария белгечләре белән очрашу үткәрде. Анда сүз ветеринария тармагын кадрлар белән тәэмин итү, яшь ветеринария белгечләрен авылга кайтару хакында барды.
Анда "Ветеринария хезмәте Универсиаданы каршылый" дигән спорт бәйрәме, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе аппараты, ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре ветеринария белгечләре өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Республиканың 23 районының ветеринария берләшмәләре арасында безнекеләр дә бар иде. Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Шәриф Гатауллин 2013 метрлы дистанциядә, ир-егетләрдән Рафис Әфлиев 3000, хатын-кызлар арасында Елена Латышева 2000 метр арадагы бәйгедә катнашты. Елена барлык командалар арасында икенче урынны яулады. Ул үзе Надеждино авылында туып-үскән, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен ветврач белгечлеге буенча тәмамлаган. 2010 елда үз белгечлеге буенча туган районына эшкә кайта. Бәйгедә катнашкан өчен ул ике дипломга лаек булды. Беренчесен ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Б.В.Камалов, икенчесен Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин тапшырды. Афәрин, Елена! Сиңа хезмәтеңдә һәм спортта уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев