Мәлки кулланучылар җәмгыяте узган елга йомгак ясады
Гыйнвар аенда барлык оешма, предприятиеләр узган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый.
Мәлки кулланучылар җәмгыятенең отчет җыелышында Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге рәисе Рашат Шәймәрдәнов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә хезмәткәрләре катнашты.
Альберт Рәхмәтуллин, Рашат Шәймәрдәнов үз чыгышларында Мәлки кулланучылар җәмгыяте һәм Кайбыч икмәк пешерү комбинаты эшчәнлеген уңай бәяләде, киңәшләрен бирде, уңышлар теләде.
Үз эшләрен нәтиҗәле башкарган хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Җыелыш барышында Салават Халиков һәм Илшат Гатиятуллин үзләре җитәкләгән коллективларның 2023 елда башкарган эшләренә анализ ясады, 2024 елга планнары белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев