Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташыбыз белән хушлаштылар

Чүти авылында яшәгән Рәис Галләмов махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган.

Аны бүген соңгы юлга озаттылар.

Мәрхүмнең йорты янында үткән матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Митингта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, әфганчылар, авылдашлары, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр катнашты.
— Районыбызга кабат кайгылы хәбәр килеп иреште. Ватаныбыз бәйсезлеге, илебез халкының якты киләчәге өчен көрәштә Рәис Минсалих улы Галләмов батырларча һәлак булды. Шундый батыр ул үстергәнегез өчен олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм, -диде Рәмис Рафисович, Рәиснең әнисе Миңнуруй апага, хатыны Зөһрәгә, балалары Раил һәм Рузинәгә мөрәҗәгать итеп. — Авыр кайгыгызны уртаклашам. Рәис илебез сагына контракт буенча агымдагы елның октябрь башында китте. Аның якты образы хәтерләрдә озак сакланыр, исемен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләрбез.

Авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, авыл халкы исеменнән чыгыш ясааган Гөлгенә Айметова Рәис Галләмовны уңай яктан искә алдылар.

Авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов Коръән сурәләре укыды.

Рәис Минсалих улы 1968 елның 12 маенда Чүти авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Чабаксар шәһәрендә ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштергән. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозда шофер булып эшләгән. Агымдагы елның октябрь башында хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән. Хәрби бурычын үтәгәндә, 11 ноябрьдә батырларча һәлак булган. Ул туган авылы Чүти зиратында җирләнде. Кабере янында Казаннан кайткан хәрби каравыл автоматтан салют бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

10

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев