“Өмет” үзәге психологы мәктәп яны лагеренда кызыклы чара үткәрде
Әдәбият елы кысаларында, «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологы Светлана Абросимова Федоровское мәктәбе базасында оештырылган «Кояшлы» мәктәп яны лагеренда «Китапка мәхәббәт - аралашу аша» дип аталган чара үткәрде.
Укучыларда китап укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырылган әлеге очрашуның башында китаплар турында кызыклы әңгәмә үткәрелде. Ул «Китап - синең кулыңда» дип аталган презентация карау белән дәвам итте. Алга таба балалар «Оялчан әкәм-төкәм» әкиятен укыды һәм әлеге әкият буенча кемдер оялчан, ә кемдер кыю һәм шат күңелле әкәм-төкәмне ясады. Аларның күбесе кыю һәм шат күңелле әкәм-төкәмне сурәтләп, рәсем астына яшерен теләкләрен язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев