Мин бабам белән горурланам!
Мин Фатыхова Назлыгөл Кайбыч районы Кошман авылыннан #мойгероймоясемья акциясендә катнашам.
Бабабыз Фәйзуллин Нәбиулла Гыйбадулла улы −1918 елның 12нче декабрендә Апас районы Кошман авылында туа.1941 нче елда сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Хәрби дәрәҗәсе кече сержант булган. Әсирлеккә төшә, азат ителә.1943 нче елны туган җирләренә әйләнеп кайта. Гомер буе колхозда, тракторда эшли. Атаклы көрәшче булган, гел Сабантуйларында көрәш батыры булган.1990 елның 5 февраль көнне вафат була. Мин бабам белән горурланам, чөнки ул Ватан өчен көрәшеп, туган җирләребезгә Җинү алып кайткан!
#онлайнбессмертныйполк
#моясемьямоягордость #япомнюягоржусь #79летие_Великой_Победы #мойгероймоясемья #спасибодедузапобеду
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев