Миңнеханов «Изге Болгар җыены» нда Татарстан диннәренең бердәмлеген билгеләп үтте
«Изге Болгар җыены» тантаналы чарасында 25 мең кеше катнаша.
Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Изге Болгар җыены» ел саен уза һәм бөтен илдән меңләгән дин тотучыларны һәм кунакларны җыя.
Татарстанның төрле дин тотучылары һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә, дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов
Телеграм-каналда урнаштырылган видеода. «Сез — безнең бәйрәмнәрдә, без — сезнең бәйрәмнәрдә. Күпләр моңа гаҗәпләнә, ә безнең өчен бу — нормаль тормыш рәвеше», — дип өстәде Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев