Мәлки төп мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады
Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә, шул исәптән Мәлки төп мәктәбендә дә 21 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, әти- әниләр катнашты.
Бу бәйрәм чыгарылыш класс укучылары өчен бер яктан куанычлы, икенче яктан сагышлы да иде.
Тантана барышында Альберт Рәхмәтуллин, укытучылар, Федор Поляков чыгарылышларга иң изге теләкләрен җиткерде. Укучылар төпле белем, тәрбия биргәннәре өчен укытучыларга, әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде. Тантана укучылар чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев