Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөрәледә халык җыены үтте

Мөрәледә узган җыенда да җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп хәл иттеләр.

Җыен алдыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов үз эшләрен башлаучыларга, КФХларга дәүләт ярдәме, райондагы оешма- учреждениеләрдәге вакантлы урыннар турында чыгыш ясады. 

Аннан соң Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин 2024 елда башкарылган, 2025 елга планга кертелгән эшләр турында доклад белән чыкты. Мәктәп тормышы, ФАП эшчәнлеге турында Рушания Мозаффарова, Фәридә Сибгатова чыгыш ясады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йомгаклау сүзе белән чыкты, сорауларга җавап бирде. Соңыннан юбилярларга, җирлеккә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев