Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бер ай буе, Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер.

Илнар Зәйнуллин, шәхси эшмәкәр, Корноухово: 

– Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бер ай буе, Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер. Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан аенда тәравих намазларында Раббыбызга сыенды һәм илебезгә, якыннарыбызга бәрәкәтле көннәр теләде.  Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Киләсе Рамазаннарны да исән-имин көтеп алырга, калган вакытта да бу айдагы кебек яшәргә насыйп итсә иде. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә таянып! Аллаһ безнең беребезне дә ярдәменнән ташламасын! Гает бәйрәмнәре белән котлап, һәркайсыгызга исәнлек-саулык, тигезлек, бәрәкәтле, мул, бәхетле тормышлар телим. Амин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев