Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Морза Бәрлебашына Кремльдән хат килде

Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Әминә Галимулла кызы Хәмидуллинага 90 яшь тулды.

Юбилярны олуг бәйрәме белән район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котлады.

– Сугыш чоры балалары хәзерге вакытта үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен Россия Президенты Владимир Путин аларга Рәхмәт хатларын юллый.Чираттагы шундый хат сезнең адреска килгән, Әминә апа.Юбилеегыз уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да җылы теләкләре язылган открыткасын, бүләген җибәрде, аларны кабул итеп алыгыз! –диде Дания Бәдертдинова.
Тормыш юлын бала вакытыннан ук авыр сынаулар белән башларга туры килгән Әминә апага. Әтиләре Галимулла, репрессиягә эләгеп, утызынчы еллар ахырында  Свияжскийдагы төрмәдә үлгән.
– Бөек Ватан сугышы башланганда мин 11 яшьлек кыз идем. Ул көнне мәктәпкә җыелган идек. Бу кайгылы хәбәрне безгә авылдашыбыз Фәйзрахман ага Гарифуллин җиткерде. Шул көннән башлап, авыл халкы тирән кайгыга батты. Фронтка чакыру килә башлады. Бу елда чәчелгән игеннәрне урып-җыюга колхозда ирләр дә калмады диярлек. Мәктәптә дүрт классны тәмамлагач, мин дә эшкә чыктым. Колхозда барлык авыр эшләрдә дә безнең кебек үсмерләр катнашты:ерак арадан чәчүлеген дә күтәреп ташыдык, урагын да урдык, җир сөргәндә плугар булып та эшләдек. Бала чакта ачлыгын да, ялангачлыкны да күрергә туры килде. Ходайның рәхмәте, хәзерге мул, матур, бар нәрсә җитеш булган чорны да күрә алдым, – диде Әминә әби, яшьлек елларын искә алып.
Сугыштан соң Әминә апа авылдашы Гыйльметдин белән гаилә кора, әмма аның белән елдан артык гына яшәп калганнар. Казан шәһәренә эшкә җибәрелгән ирнең авылга үле гәүдәсен генә алып кайталар. Әминә апа биш айлык авырлы булып калган. Бердәнбер улы Фәрукны ялгызы гына үстергән.
– Улым Фәрук та, киленем Рузалия дә, оныкларым да минем сүзләрне беркайчан да аяк астына салып таптамады, рәхмәт. Барлык эшләрне бергәләп башкардык. Кызганыч, яратып үстергән газиз улымны югалту ачысын да татырга туры килде. Киленемә рәхмәт, мине ташлап китмәде, – диде Әминә апа.
Килене Рузалия дә әңгәмәгә кушылды.
– Минем бу гаиләгә килен булып төшүемә 41 ел булды. Тормыш иптәшем Фәрук уңган- булган кеше иде. Ул колхозда инженер, кирпеч заводында мастер булып эшләде. Гади, гадел булды, авылдашларга даими ярдәм итеп торды. Ул эретеп- ябыштыру эшен дә яхшы белә иде. Шулай язгандыр инде, 2018 елда 62 яшендә авырудан вафат булды. Гаиләдә ике бала үстердек, кызыбыз Алия Түбән Камада, улыбыз Фаил Казан шәһәрендә яши. Өч оныгыбыз бар. Каенанам хәзер минем өчен иптәш, хәтере яхшы, биш вакыт намазын калдырганы юк. Җәйге чорда бакча эшләрендә дә ярдәм итә. Ирем исән чакта бал кортлары тота идек, хәзер бу эшне мин дәвам итәм. Үзем 41 ел инде Морза Бәрлебашы фельдшер- акушерлык пунктында эшлим, – диде Рузалия апа.
–Улым белән киленем тормышта барысына да үзләренең тырыш хезмәтләре белән иреште. Оныкларым да хезмәт сөючән булып үстеләр. Кайтып хәлебезне белеп китәләр, оныкчыкларыма карап шатланам. Аларның куанычларына сөенеп яшибез. Хәзер миңа якты йөз, тәмле сүз, игътибардан кала берни кирәкми. Илебез, районыбыз җитәкчеләренә мине искә алулары өчен бик зур рәхмәт, исән-сау булсыннар, эшләре һәрвакыт уң булсын, –диде Әминә апа безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев