- Мин үзем 2006 елдан бирле "КИТОН" («Кто Ищет Тот Обязательно Найдет») эзләнү отряды әгъзасы булып торам. Шушы еллар эчендә йөздән артык солдат һәм офицерның сөякләренә тап булдык, аларны туганнар каберлегенә җирләдек, исемнәре язылган кашыклар, медальоннар буенча берничәсенең шәхесен ачыкладык. Шулай бервакыт һәлак булган солдатның медальоны янында иптәшенең адресы язылган...
Ә эзләнүләр вакытында табылдыкларга еш очрыйбыз. Безнең тирәдә фронт озак вакыт бер урында дәвам иткән, шуңа да әйберсен югалтучының кайсы частьта хезмәт итүен тиз ачыклый алабыз. Табылдыкларны туганнары, гаиләләренә бирергә тырышыбыз. Бик күпләренә әле ия юк. Кайчакта туганнарын табып, элемтәгә керәбез, әмма аларны бу табылдыклар бөтенләй кызыксындырмый. Мондый битарафлыкны сизеп алсак, без ул әйберне җибәрмибез, үзебездә саклыйбыз. Ә сезнең очракта без ике яктан да: редакция җитәкчесенән дә, Зәйнуллиннар нәселеннән дә зур активлык сиздек. Бу портсигарны без Зәйнуллин хезмәт иткән дивизия һәм полк 1944 елның 9-10 октябрендә алып барган сугыш кырында таптык. Анда кеше сөякләре юк иде, әмма табылдык янәшәсеннән солдат каскасы да казып чыгардык. Кемнеке ул, ачыклыйсы бар. Газетада мәкалә чыккач, аны Мурманскийга да җибәрерсез әле, яме.
Олы Урсакта туып-үскән Хәйдәр Зәйнуллин: "Кайбыч таңнары"на һәм эзтабар Сергей Швецовка нәселебез белән рәхмәтлебез"
Сугыш кырларында безнең дә туганнарыбыз ятып калган. Атабыз Сөнгатулланың әти-әнисе Зәйнулла белән Өммегөлсемнең уллары Минхәбир, Кашафулла, әниебез - Чүкри-Алан кызы Галимәне үстергән Сабирҗан белән Сафиябануның дүрт улы - Шәймәрдән, Шакирҗан, Фазылҗан, Закирҗан да сугышта башларын салган. Туганыбыз Кызыл Армия сафларына ни өчен Карелиядән алынган соң? 1940 елда совет-фин сугышыннан кайткан Минвәли туганыбыз, кече энекәше Кашафулланы да ияртеп, Карелиягә акча эшләргә китә. Бер елдан соң илебезгә фашист илбасарлары һөҗүм итә. Туганнан туган абыебызның 1942 елга кадәрге тормышы безгә мәгълүм түгел. Мөгаен, хәрби әзерлек узгандыр. Кашафулла абый Мурманский юнәлешендәге Александр Невский, Кызыл Йолдыз, ике Кызыл Байрак орденлы Печенга унынчы укчылар дивизиясе составында сугышкан. Гвардия сержанты Зәйнуллин аерым чаңгычылар батальонының миномет ротасы бүлеге командиры була. Һәлак булырына берничә генә ай кала коммунистлар партиясе сафларына алынган. 1944 елның 2 апрелендә "Утка" биеклегендә хәрби заданиесен үтәгәндә, траншеялардагы гитлерчылар өеренә 82 мм.лы минометтан ут ача һәм дистәләрчә фашистны юк итә. Әлеге батырлыгы өчен "Кызыл Байрак" орденына лаек була. 1944 елның 7 октябрендә Петсамо-Киркенесста көчле сугышка керәләр. Икенче көнне дивизия Титовка елгасының төньяк ярында плацдармны ала. Ә 9 октябрьдә туганыбыз 21 яшендә яу кырында һәлак була. 1944 елның 27 ноябрендә Кайбыч районы хәрби комиссариатына Зәйнулла Фәйзуллин исеменә 27 октябрьдә язылган 069 нчы извещение килә. Бу хәбәрдә аның улы - бүлек командиры, сержант Кашафулла Зәйнуллинның сугышта, хәрби антына тугры калып, батырларча һәлак булуы һәм Мурманский- Петсамо юлындагы каберлектә җирләнүе хакында языла. Солдат котелогының алюминий кисәгеннән кулдан ясалган портсигарны Заполярный шәһәрендәге эзтабарлар тапкан. Менә шушы табылдык аша абыебызның сугышчан юлы турында тулы мәгълүмат алдык. Сергей Швецов, архивларда казына-казына, унынчы дивизиянең сугышчан юлын өйрәнә. "Кайбыч таңнары" газетасы җитәкчесе Луиза ханым салган күпер аша мин аның белән турыдан-туры аралаша башладым. Редакция коллективына да, эзтабарга да бөтен нәселебез белән рәхмәтле без. Сергей Швецов Россия дәүләт социаль-сәяси тарих архивына да Кашафулла абыйның учет-партия документларын сорап мөрәҗәгать итте. Без Кашафулла абый турында әти-әни сөйләгәннәр буенча гына белә идек. Мөгаен, ул әтиебез кебек шат күңелле, тормышны яратучан, дәү әтиебез сыман аз сүзле, эшкә оста булгандыр, әнә бит портсигарны 72 елдан соң да эзе югалмаслык итеп эшләгән. Әле яратып, сөелеп тә өлгермичә, сугышта гомере өзелгән туганыбыз турында уйлаганда күңелне күңелсез уйлар били. Шул ук вакытта горурлык хисләре дә уяна, илебез иминлеге, килер буыннарның бәхете өчен үзен корбан иткән миллионлаган солдатларның берсе бит ул. Мәңгелек дан сиңа, Солдат туганым!
Нет комментариев