Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбендә парламент дәресе узды

5-17 февральдә республика, шул исәптән Кайбыч районы мәктәпләрендә, «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип исемләнгән парламент дәресләре узды. Алар Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының сайлау сис­темасы нигезләрен аңлатуга багышланды.

Парламент дәресләренең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу елның 15-17 мартында — Россия Федерациясе Президентын, сентябрьдә — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, 2025 елда — ТР Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.

Олы Кайбыч мәктәбендә дә парламент дәресе узды. Җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина 10-11 сыйныф укучылары белән үткәргән дәрестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм мәктәп директоры Исламия Мусина да катнашты.

— Ватаныбыз — бөек Россиянең хәзергесе һәм киләчәге безнең актив гражданлык позициясенә, туган илебезгә мөнәсәбәтебезгә бәйле, — диде Гөлчәчәк Гыйбадуллина. — Без демократик дәүләттә яшибез һәм барлык хокукларыбызны, бурычларыбызны белергә тиешбез. Сайлаулар — һәркемнең гражданлык бурычы. Үз-үзен һәм илен хөрмәт иткән һәр кеше аларда катнашырга тиеш. Илебез Президенты сайлауларында быел 86 мең егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Алар арасында безнең мәктәп укучылары Айгөл Баһавиева һәм Фәнил Җәләлиев та бар.

Гөлчәчәк Хәйдәровна сайлауларның тарихына тукталды, аларда катнашырга хокукы булмаучылар турында да сөйләп үтте.

Дәресне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев дәвам итте. Ул сайлау системасы нигезләре буенча төгәлрәк аңлатма бирде. Россия Федерациясе Президентын сайлауларда дүрт кандидат катнашуы турында хәбәр итте.

— Безнең районда 31 сайлау участогы бар, аларда комиссияләр оештырылды, — диде Рәмис Рафисович. — Олы Кайбычта сайлаулар сез белем алучы шушы мәктәп бинасында уза.

Монда видеокүзәтү җайланмасы да урнаштырыла. Ул сайлауларны ачык һәм гадел үткәрү өчен кирәк. Олы Кайбыч — республикадагы иң кечкенә район үзәге, шуңа күрә, башкалардан аермалы буларак, монда сайлау участогы да берәү генә.

Укучыларга парламент дәресенә агитация плакатлары ясап килергә кушылган иде. Дәрестә шул плакатларны тәкъдим иттеләр. Алар «Ни өчен сайлауларга барырга кирәк?» «Яшьләр арасындагы абсентеизм (сайлауларда катнашмау) белән көрәшү ысуллары», «Сайлауларга карашны ничек үзгәртергә?» дигән темаларга багышланды.

— Сайлауларда катнашу — мөһим процедура. Шуңа күрә үз тавышыңны бирергә кирәк дип саныйм. Тавыш бирү һәм сайлану — конституцион хокукыбыз, без аннан файдаланырга тиеш, — диде унберенче сыйныфта белем алучы Ислам Рәхмәтуллин.

Россия Федерациясе гражданнарының тагын бер бурычы — Ватанны саклау. Бүгенге көндә Украинада Кайбыч егетләре мобилизация буенча хезмәт итә. Контракт буенча китүчеләр дә шактый. Илебезне саклап, махсус операциядә һәлак булган Олы Кайбыч егете Руслан Биканачевны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Парламент дәресе унынчы сыйныф укучылары Ралинә Ибраһимова, Гөлназ Гайнуллина һәм Ландыш Әүхәтшина башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Унберенче сыйныф укучысы Алинә Гайнетдинова шигырь сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев