Олы Кайбыч мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучысы: «Туган җиребездә якты эз калдырып киттеләр»
Дәү әти, дәү әни, барып җитмәгәнен белсәм дә, сезгә хат язам.
Бакый дөньяга күчкәнегезгә дә шактый вакыт узды. Сездән соң калган нигез элеккечә ишле булсын, йортта бала-чага тавышлары яңгырап торсын, ул туган-тумачаларның җыелу урынына әйләнсен иде. Без, әлбәттә, әлеге нигезгә барып-китеп йөрибез.
Йорт эчендәге җиһазлар, савыт-саба, элгечтәге кием-салым, мохит — бар да элеккегечә, бары да сез куйганча, сез эшләгәнчә. Дәү әнием, тәрәзә төпләрендә син утырткан гөлләр хәзер дә үсә.
Әнием сөйләгәннәрдән сезнең турында күп кенә мәгълүматлардан хәбәрдармын. Сез авылыбызның, гомумән, районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләренең берсе булгансыз.
Үз көчегез белән Мари урманнарыннан агач кисеп, сал белән агызып кайтып, алты почмаклы йорт җиткергәнсез. Күпме көч, хезмәт, сәламәтлек сарыф ителгән. Лаеклы ялга киткәнче, гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйгансыз. Биш бала тәрбияләп, аларга белем биреп, олы юлга озаткансыз. Алай гына да түгел, икетуган апа тиешле кыз-баланы да үз канатыгыз астына алып, ятимлек ачысын татымаслык итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп үстергәнсез. Гаиләгез зур булып, унбер кешедән торган. Пар аккошлардай алтын туегызга кадәр җиткәнсез.
Дәү әтием, син бик тә агачлар утыртырга яраткансың. Төп нигезегез янында, Олы Кайбыч зиратына илтә торган юл тирәли 200ләп тал-тирәк, каен, чыршы, миләш агачлары бүген дә күзләребезне иркәли. Һәр яз син ясаган сыерчык ояларына кошчыклар кайтып, үзләренең моңлы җырлары белән әйләнә-тирәдәгеләрне сөендерә. Сандугачларның сайравын әйтеп тә, аңлатып та бетерә торган түгел. Әлеге сукмактан, юлдан күп кенә кешеләрне соңгы юлга озаталар. Бу сукмакны Рәшит сукмагы дип атау дөрес булыр, минемчә.
Һичшиксез, шулай аталырга тиеш, чөнки бу матурлыкны син булдырган. Чишмәләр дә үзләрен арындырып, чистартып, карап торган кешеләрнең исемнәре белән атала бит.
Бүгеннән башлап шулай булсын әле. Исәбем — синең исемеңне шулай мәңгеләштерү.
Җаным бүген сезнең белән бергә утырып ашау, чәй эчү, сөйләшү, серләшүләргә мохтаҗ. Ни кызганыч, бу дөньядан иртәрәк киттегез шул. Авыл зиратында каберләрегез янәшә, икесе бер чардуган эчендә. Без, язын-көзен, туган көннәрегездә бирегә килеп-китеп йөрибез. Кабер өстегез шау чәчәктә, чын, тере, күпьеллык чәчкәләргә күмелгән. Әнием безгә «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белегез», ди.
Әй, дәү әниле-дәү әтиле тормышка кызыгуларым! Әгәр дә исән булсагыз....
Үзебезгә килгәндә, бүгенге көндә, исән-имин, әйбәт кенә яшибез. Әти-әнием гел хезмәттә, без исә укуга бирелгән. Матур абыем Ислам Казан (Идел буе) федераль университетының 4 курсында укый. Тәти абыем Илһам да инде унынчы сыйныфка җитте. Үземә килгәндә, мин 5 сыйныфта укыйм, ә сез киткәндә миңа нибары дүрт яшь ярым иде.
Тормыш шулай үз җаена тәгәри бирә. Туган-тумачалар, авылдашлар бер көе генә яшәп ята. Тик сезсез бик күңелсез...
Мин беләм: сез безне күрәсез, безнең өчен сөенә торгансыздыр дип ышанам. Без, үз чиратыбызда, сезнең йөзегезгә тап төшермәскә тырышырбыз, һәрчак догада булырбыз.
Ильяс Баһавиев,
Олы Кайбыч мәктәбенең
5 Б сыйныфы укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев