Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта яшәүчеләрнең күбесе сайлауга гаиләләре белән килә

Олы Кайбыч сайлау участогында сайлаулар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң башланды.

Сайлау участогы рәисе Рамил Зиннәтуллин әйтүенчә, Олы Кайбыч сайлау участогында 1277 сайлаучы теркәлгән. Төрле сәбәпләр белән сайлау участогына килә алмаучы 108 кеше өенә килеп сайлатуны үтенеп гариза язган. Беренче тапкыр сайлаучылар саны — 45 кеше.

Сайлау башланганчы ук бирегә сайлаучылар җыелган иде инде. Шулай да урнага бюльлетеньне беренче булып, санэпидстанциядә эшләүче Алия Зиннәтҗанова салды. 85 яшьлек Альберт ага Ярхәмов та сайлау участогына тавыш бирү башланганчы ук килгән иде. Авылдашларыбыз Альбина белән Азат Батталовлар, Айсылу белән Бәхтияр Нигъмәтуллиннар уллары Кәрим, Алсу белән Рифат Насыйровлар кызлары Алисә, Галина, Шакир Шукуровлар оныклары Лейли һәм Равилә, Рафис, Рәмис, Эльвира, Диләрә Зәйнуллиннар да сайлау участогына гаиләләре белән килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев