Олы Кайбычтагы ял паркы төзекләндерелә
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч авылындагы боз мәйданы янында урнашкан ял паркында төзекләндерү эшләре барышы белән танышты.
Ремонтны Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге «Вика» төзелеш фирмасы алып бара. Эш барышын карауда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова да катнашты. Хәзерге вакытта төзүчеләр ял паркында сәхнә ясаган, ясалма күл тирәли брусчатка җәйгән.
Альберт Рәхмәтуллин эшне сыйфатлы башкарып чыгу буенча киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев