Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта соңгы кыңгырау бәйрәме

Олы Кайбыч мәктәбенең чыгарылыш класс укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.

Ул аларга бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләре теләгән уку йортларына укырга керүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын һәм чын кешеләр булып калуларын теләде. Мәктәп директоры Исламия Мусина әйтеп узганча, мәктәпне 26 укучы тәмамлый. Төрле уңышларга ирешүчеләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды. Районның 30 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр дә үз ияләрен тапты. Район мәдәният бүлеге начальнигы, “Авыл денс” халык хореография коллективы җитәкчесе Рамилә Әбләзова шушы коллективның нигезен тәшкил иткән укучыларга рәхмәтен белдерде һәм Альберт Илгизәрович белән бергә һәрберсенә дә “Йолдызлык” медальләрен бүләк итте. Чыгарышларның ата-аналары исеменнән чыгыш ясаган Юрий Михайлов белән Фәния Петухова укытучылар коллективына тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев