Олы кешегә бер җылы сүз җитә
Безгә хөрмәт күрсәтәләр «Кайбыч таңнары» газетасы аша Иске Тәрбит мәктәбе укытучылар коллективына бик зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Нинди генә бәйрәмнәр булса да, нинди генә чаралар үткәрелсә дә беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар. "Белем көне", "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәренә чакыру кәгазе китерәләр, 8 Март, Укытучылар, Өлкәннәр көнендә гел котлап бүләкләр әзерлиләр. Чакырган бәйрәмнәренә бара алмасаң, өйгә килеп котлап китәләр. Пенсиядәге кешегә мондый ихтирам булу күңелгә бал-май булып ята. Барлык укытучыларга, мәктәп директорына, оештыручы укытучыларга чиксез зур рәхмәт. Аларга алдагы көннәрендә эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен, исәнлек-саулык, тазалык-байлык, тыңлаучан, тәртипле укучылар гына булуын телим. Лидия Урусова, Иске Тәрбит авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев