Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Подберезьеда амбулатория төзелеше бара

Ул Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча сафка баса.

Ике атнадан артык вакыт эчендә казу эшләре башкарылып, хәзер амбулаторияне монтажлау бара. Бинаның түбәсен ясый башлаганнар инде. Район үзәк сырхауханәсе җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, биредә участок табиб-терапевты, теш табибы кабинетлары, процедураларны үтәү, прививка ясау, персонал өчен һәм башка бүлмәләр булачак. Амбулаториядә 8-10 урынга исәпләнгән көндезге стационар булдыру да күздә тотыла. Аны 1 сентябрьгә файдалануга тапшыру планлаштырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев