Олы Тәрбит кызы IV Керәшен яшьләре форумында катнашты
12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә илебезнең кайбер төбәкләреннән һәм Татарстаннан йөздән артык делегат катнашында IV Керәшен яшьләре форумы узды.
Әлеге форумда катнашачагымны белгәч, шундый шатландым. Тизрәк үзебезнең керәшен дусларыбызны күрәсем, алар белән танышасым килде.Беренче көнне без «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле концертын карадык. Ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков безнең якташыбыз да әле. Концертта үземнең керәшен булуым белән горурланып утырдым. Бу форумда без карендәшләребезнең тарихы, бүгенгесе турында үзебез өчен күп мәгълүмат алдык, лекцияләр тыңладык, гореф-гадәтләр, милли киемнәр, жыр-биюләребез турында сөйләштек. Дүртенче керәшен яшьләре форумы кысаларында үткән мастер-классларда катнашучылар кыска гына вакыт эчендә Кайбыч такмакларын өйрәнеп, тамашачыларга күрсәтте. Гаилә кыйммәтләре турында да зур сөйләшү булды. «Кичке уен»да төрле районнардан килгән яшьләр концерт куйды. Соңыннан «Такмак батл» булды. Кара-каршы басып, бер көйгә төрле такмаклар әйтеп, жырлап-биеп күңел ачтык. Шушы дүрт көн эчендә бик күп яңа дуслар таптык, алар белән саубуллашу кыен булды.Форум үтеп китсә дә, аннан алып кайткан тәэсирләр тиз генә сүрелмәс әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев