Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Урсак мәчетендә корбан ашы үтте

Олы Урсак авылы мәчетендә корбан ашын авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуриев гаиләсе үткәрде.

Дин кардәшләребез катнашындагы саваплы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Авыл имамы Илфар хәзрәт Сафиуллин Коръән сурәләре укыды, вәгазьләр сөйләде. Мәҗлес барышында берничә ир-егет Коръән сурәләре укыды.

-Райондагы барлык татар авылларында да мәчетләребез эшләп килә. Вакытында ураза тоттык, корбаннар да чалдык. Ходай Тәгалә кабуллардан кылсын. Рамил Хәлил улы гаиләсеннән чалынган корбан Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын! Рамил Нуриев әле күптән түгел генә җирлек башлыгы булып эшли башлады. Үзегезнең авыл егете, шуңа күрә аңа халкык ярдәме дә кирәк. Авылның киләчәге, матурлыгы сезнең кулларда. Урамнарны, капка төпләрендәге чүп үләннәрне вакытында чабарга кирәк. Барыгызга да җан тынычлыгы, дөньяларыбыз тынычланып калуын, уңышлар телим, — диде Альберт Илгизәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев