Олы Урсакта ел дәвамында сораулар шактый тупланган
Авылларда халык җыеннары дәвам итә.
Бүген Олы Урсак авыл җирлегенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Ул Чүкри-Алан, Бушанча, Кече Урсак авылларын да үз эченә ала. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин үз чыгышында эшчәнлекләренең төрле якларына тукталды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал асрап, дәүләткә ит-сөт сатучылар турында да сөйләде.
Өч баш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы тырыш гаиләләрне атап үтте. Алар — Газинур Мофазалов, Илдус Сибгатуллин, Гөлия Хәйруллина, Азат Сәлахов , Рәфыйк Зәйнуллин, Радик Гыйльметдинов, Фирдүс Сираев, Фирдүс Әшрәфуллин.
Башка җирлекләрдәге кебек, Олы Урсакта да үзара салым акчасының файдасын күргәннәр.
Габбас Зиннәтуллин бу акчаларның кайсы авылда ничек тотылганын сөйләп бирде.
Халык өчен әһәмиятле булган матур эшләр бу елда да дәвам итәчәк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов авылда яшәүчеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чаралары турында сөйләде.
Очрашуда мәктәп директоры Равилә Гаффарова, фельдшер Гөлнара Борһанова да чыгыш ясады.
Олы Урсакта да демография авырткан җир булып санала. Балалар бакчасы нибары 2 бала йөри, мәктәптә 7 укучы белем ала.
Халыкның ел дәвамында сораулары шактый җыелган. Аларга җавап бирделәр.
Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, юбилярларны бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев