Олы Урсакта яшәүче сугыш чоры баласын хөрмәтләделәр
Сиксән ел гомер эчендә Гөлфия апаның тормышында ниләр генә булмаган – агы да, карасы да.
Бәхеттән йөзгән чаклар да, кайгыдан сызган мәлләр дә. Бизмәннәргә салып үлчәп карасаң, авырлыклар ягы басар кебек тоела.
«Төрлесен күрдек, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Борчуларын биргән саен, сабырлыкны да өстәп торды», — ди ул.
Иң мөһиме, Гөлфия Сибгатуллинаның ак күңеленә кер кунмаган. Иркен, матур өендә һәр яңа туган көннең кадерен белеп, булганнарына шөкер, дип гомер итә ул. Үзен үткән юбилее белән котларга килүчеләрне — башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллинаны, Олы Урсак авыл җирлеге секретаре Алена Петрованы һәм ветераннар советы рәисе Винера Зиннәтуллинаны сөенеп каршы алды. Изге теләкләрдән күңеле тулды.
«Тормыш юлыгыз турында сөйләгез әле», — дигәч, шул сүзләрне генә көткән кебек, үткәннәре турында сүз башлады:
— Апас районының Югары Ындырчы авылында туып-үстем. Бала чагым җиңел узмады, — диде ул. — Илгә Бөек Җиңү килгән елны туганмын, 1945 елгы мин. Юклыкта өч бала үстек. Дүрт ел үзебезнең авылда, тагын өч классны Шәмбалыкчыда укыдым. Биш чакрым җәяү барып-кайтып йөрдек. Җиде класс бетерүгә, фермага эшкә килдем. Дуңгызлар карадым. Эшли-эшли күтәрелдек. Кияүгә чыкмаган идем әле, 1964 елда, Кече Урсактан бура алып кайтып, үз көчем белән калай түбәле ике яклы йорт эшләттем.
Кыз баланың язмышы шулай инде аның, кайчан да булса бер туган йортын калдырып китәргә туры килә. Гөлфия апаның насыйбы Олы Урсакта көткән булып чыга. Шушы авыл егете Фәһим, Ындырчыга туганнарына кунакка килгәч, Гөлфиясен очрата. Озак очрашып йөрмиләр, кавышып та куялар. Чөнки инде яшь җилкенчәк вакыт узган. Кыз утызга җитеп килә, егет аннан сигез яшькә олырак була.
Матур гына тормыш башлыйлар. Гөлфия апа, колхозда төрле эшләргә йөри. Олы уллары Фәнис туа.
— Элек бәби үстерү өчен ял күп бирелми иде бит. Сигез ай декретта утырдым да, җәй көне чөгендергә чыктым. Аннары кызыбыз Фирая туды. Аңа ун ай булгач, фермага эшкә чакырып килделәр. Шуннан пенсиягә чыкканчы, савымчы булдым. Терлек карауны, ферманы яраттым, — дип дәвам итте Гөлфия Сибгатуллина. — Гомер буе кул хезмәте эләкте безгә. Аппарат белән сыер савулар булмады. Дежур тора идек. Андый көннәрдә, пычракка бата-бата, лагерьдан кырыгар фляга сөт ташып төядек. Аны фермага алып кайтып бушатабыз, эчкә ташыйбыз. Флягалар бушагач, юарга кирәк. Эшне бетереп өйгә кайтканчы, төнге унике була. Өйдәге сыерны да саварга кирәк бит әле. Иртән дүртенче яртыда торып, тагын лагерьга барасы. Кыенлыклары күп булса да, эшемнән туймадым. Ул вакытта кеше күп иде, ферма гөрләп торды.
Фәһим абый белән матур яши алар, бәхетле гаилә коралар. Каенанасы Вәсимә белән дә килешеп яшиләр. Усал бит ул, дип алдан кисәткән булсалар да, Гөлфия апа аның белән уртак телне тиз таба. Ике бала янына өченчесен — тагын бер уллары Фәнилне алып кайталар. Бәхетләре генә озын гомерле булмый, Фәһим абый 54 яшендә авырып вафат була.
— Ирем бик әйбәт кеше иде. Унҗиде ел гына яшәп калдык. Аны югалтуны авыр кичердем. Дөньяның асты өскә килгәндәй тоелды. Кечкенәбез Фәнил беренчене генә тәмамлаган иде әле. 1992 елгы юклык вакытлар. Балаларны укытырга, кеше итәргә кирәк. Фәнисне армиягә алдылар, Фирая укырга чыгып китте. Бу авылда беркемем юк иде. Фәһимемнең каберенә үзем кереп ятардай булдым. Улының үлеменнән соң елый-елый каенанамның күзләре сукырайды. Фәһимнән соң уналты ел яшәде ул. Шуның соңгы унбер елында күзләре күрмәде. Каенанам белән 36 ел гомер кичердек, бәхиллеген алып, соңгы юлга озаттым. Кичергәннәремне сөйли дә алмыйм, — дип, Гөлфия апа күз яшьләренә ирек бирде. — Әле ярый ферма, терлекләр булды. Эшемнән туктамадым, ял да алмадым. Хезмәттәшем лаборант Галиягә: «Әй, шушында килсәм, хәсрәтләрем онытылып тора бит», — дия идем. Өйдә малларны күп тоттык. Ике сыер, ике бозау асраган чаклар да булды. Балаларны аякка бастырырга күп кирәк бит. Аллаһка шөкер, алар тормышта үз урынын тапты. Олы Улым Фәнис белән яшим. Иллегә җитеп килсә дә, әлегә буйдак. Насыйбы булса, өйләнер әле, дим. Кызым Фирая Яшел Үзән шәһәрендә яши, укытучы булып эшли. Фәнил гаиләсе белән Колаңгыда гомер итә. Үзебезнең авылда газ хезмәтен башкара. Киленем Алсинә шулкадәр әйбәт, бик яратам үзен. Әни дип кенә тора. Җиде ел бергә яшәгәч, башка чыктылар. Ике ул үстерәләр. Өч оныгым бар минем.
Гөлфия Сибгатуллинаның яшьлеге әнә шулай авырлыклар белән сизелмичә үткән дә киткән. Картлыгы киләчәктә дә бүгенгедәй матур булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев