Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбе укучысы беренче дәрәҗә дипломга лаек булды

Республикабыз башкаласында "Әпсәләмов укулары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Ул Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, Казан дәүләт медицина университеты, Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 179 урта гомумбелем бирү мәктәбе" тарафыннан укучылар һәм студентлар өчен оештырылды.
Әлеге фәнни-гамәли конференциядә Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гүзәл Сафиуллина да катнашты. Актив катнашуы өчен ул беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Сөнгатуллина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбе укучысы беренче дәрәҗә дипломга лаек булды