Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычның торфчы әбие тормыштан ямь табып яши

1926 елда алтын көзнең октябрендә Олы Кайбыч авылында, Гыйбадуллиннар гаиләсенә ямь өстәп, нәни кыз бала, Фәүзия дөньяга аваз сала. Күптән түгел Фәүзия Юлдашева гомер бәйрәменең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны тәбрикләп, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге секретаре Сәвия Хәсәнова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән дә Фәүзия апаны олы юбилее белән тәбрик иттеләр:
- Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманлыгыгыз өчен яшь, урта буын вәкилләре сезгә бурычлы. Олы шатлыклар насыйп булсын, якыннарыгыз­ның йөрәк җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүегезне телим, - диде Эльвира Заһидуллина.
Хезмәт ветераны Фәүзия Миңнулла кызының куллары хатын-кызга хас булмаган авыр хезмәт белән арыган-талган. Унсигез яшь тулган кыз баланы Александров шәһәренә торф җитештерү заводына җибәрәләр.
- Туган ягымнан аерылып китәсем бер дә килмәде. Минем белән тагын унбишкә якын кызны поездга утыртып җибәрделәр. Барак­ларда яшәдек. Яз, җәй көннәрендә торф киптерәбез, көзге, кышкы ел фасылларында вагоннарга урнаш­тырабыз. Вагон артыннан вагон килеп торды, өлгер генә. Эш күләме Бөек Ватан сугышы вакытында, аннан соңгы чорда да чиксез күп иде. Чөнки җылылык станцияләре торф белән генә эшли, - дип хәтер җепләрен сүтте ул. - Мин торф киптереп, аны вагоннарга төяүдә өч ел эшләдем. Беренче мәхәббәтем Минасны да шунда очраттым. Улыбыз Илдус туды.
Фәүзия апа һәр эш урынын җылы итеп искә ала. Кияүгә чыккач, Мәскәүдә тимер юлда нормалаучы булып эшли. Җан тартмаса да, кан тарта, диләр бит. Җан да тарта икән шул, газиз туган җир, дөнья читендә булсаң да, сагындыра. Язмыш аны озак читтә йөртми, ире Минас бакыйлыкка киткәч, утыз яшендә Фәүзия апа туган якларына кайта. Егерме елдан артык район үзәк сырхауханәсендә эшли. Ул сеңелләре Вәсилә, Флера белән һәрдаим аралашып яши. Дүрт апа-сеңел исән-сау, матур гомер кичерәләр. Кече Кайбычта яшәүче сеңлесе Мөслимә бәйрәм көнне дә апасы янында. Бүгенге көндә Олы Кайбычта Фәүзия апа ире Сәхау абый белән бергә парлы гомер кичерә. Аларның матур гаилә коруына кырык ел гомер узган. Туган көнендә килене Зөһрә дә алар янында. Аларның җылы аралашуы әни белән кызныкы кебек, килен белән каенана димәссең. Оныклары Илнур, Ильяс, Илгиз дәү әниләрен яратып, һәрдаим хәлләрен белешеп, кунакка килеп торалар.
Фәүзия апа Юлдашеваның озак яшәвенең сере нидә дисезме? Әби биш вакыт намазын калдырмый, физик күнегүләр ясый, гел хәрәкәттә. Әнә шулай тормыштан ямь табып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның торфчы әбие тормыштан ямь табып яши