Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап үткәрелә. Һәр авыл җирлегендә алар өчен бәйрәм табыны, концерт һәм башка чаралар оештырыла. Гомер көзләрен каршылаучы әби-бабайлар өчен иң мөһиме - игътибар- хөрмәт кирәк. Бәйрәм уңаеннан Олы Кайбыч авылының танылган эшмәкәрләре Гөлия һәм Рамил Гарәфетдиновлар авылдашлары өчен хәйрия табыны оештырды....

- Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемемнән иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм! Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак, фидакарь хезмәт ияләренә, ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз, туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.
Бәйрәм табыны сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең концерты да өлкәннәр күңеленә шух килде. Әби-бабайлар мәҗлесне оештыручыларга, хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды