Олы Кайбычта Парклар һәм скверлар көне ничек үтәчәк?
5-6 сентябрьдә бөтен Татарстанда Парклар һәм скверлар көннәре узачак.
Бу ике көн Парклар һәм скверлар елының иң югары ноктасына әйләнергә тиеш. Безнең районда бәйрәм 5 сентябрьдә «Кайбыч» боз мәйданы янындагы яңа ял паркында үтә. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбовадан бәйрәм программасы белән тулырак таныштыруын үтендек:
- Бу көнне Кайбыч халкын - балаларны да, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәрне дә күңелле ял сәгатьләре көтә, - диде ул. - Иртәнге сәгать тугызда мәктәп укучылары командалары арасында футбол башланып китә. Әлеге ярыш боз мәйданында уза, анда әле шушы араларда гына җәйге резина җәйделәр. Бәйрәм рәсми рәвештә 14.00 сәгатьтә башланып китә. Башта олылар арасында велосипедчылар ярышы була. Дистанция ерак түгел, 1,5 чакрым гына. Шуңа да анда активрак катнашырга чакырабыз. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының ачык һавада музыка коралларында уйнавы да сезгә ошар дип уйлыйбыз. «Әкият» балалар курчак театры куйган спектакль дә нәниләр һәм укучылар күңеленә хуш килмичә калмас, әлбәттә. Паркта бергәләп биюләр дә оештырыла. Ә Олы Кайбычтан бәйләү остасы Алия Чайнаева сезгә бәйләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Мәктәп укучылары ясаган рәсемнәрдән галерея дә оештырыла.
Күргәнегезчә, бәйрәмне оештыручылар безгә кызыклы программа тәкъдим итә. Шуңа да килми калмагыз, соңыннан үкенерлек булмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев