Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Подберезье мәктәбендә “Куркынычсыз каникуллар” акциясе үтте

Җәй - балаларның яраткан ел фасылы. Укучылар аны кояшлы, җылы көннәре өчен генә түгел, барыннан да бигрәк, өч айлык каникуллары өчен ярата. Дәресләргә әзерләнәсе юк, рәхәтләнеп ял итәләр, урамда уйныйлар, походларга йөриләр. Каникуллар - сәяхәтләр һәм яңа урыннар белән танышу вакыты да әле ул. Җәйге чорда балалар арасында төрле бәла-казаларга...

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенә килгән энергетикларның да теләге бер: каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын. Буа һәм Кайбыч электр челтәренең яшь энергетиклары биредә "Куркынычсыз каникуллар" акциясен үткәрде. Әңгәмә коры инструктаж, рәсми сөйләшү рәвешендә генә бармасын өчен, очрашуны мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Әкият герое Белмәмеш һәм очрашуны алып баручы балаларга каникулларны ничек итеп күңелле һәм имин үткәрү турында сөйләде. Балаларга электрдан саксыз файдалану нәтиҗәсендә килеп чыккан төрле күңелсез хәлләр турында бай мәгълүмат бирделәр. Җиргә өзелеп төшкән чыбыкларга, хәтта ул агачта эленеп торса да, 8 метрдан да якын килергә, электр чыбыгына, җайланмаларына теләсә нәрсә ыргытырга, баганага менәргә, трансформатор подстанцияләренең ишекләрен ачарга ярамаганлыгын да аңлаттылар. Электр баганасы янында кәрәзле телефонга "селфи" төшерүнең дә ахры аяныч бетәргә мөмкин. Балык тоту темасына аерым игътибар бирелде. Кызганычка каршы, электр баганасы янында балык тотканда кайчак олылар да куркынычсызлык таләп­ләрен үтәми. Укучыларны иминлек турындагы плакатлар белән дә таныштыр­дылар. Гоша исемле манекенда беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр.
Энергетикларның сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар. Алар барлык бәйгеләрдә, уеннарда, викториналарда актив катнашты.
Әлеге чарада шушы авылда яшәүче ветеран-энергетиклар ­­- Сергей Чекмарев, Евгений Шалин, Василий Балякин, Анатолий Чекмарев та катнашты. Алар яшьләр белән тәҗрибә уртаклашты, балаларга электр тогының никадәр куркыныч булуы хакында сөйләделәр.
Әлеге акция балаларда зур тәэсирләр калдырды.
- Миңа бүгенге очрашу бик ошады. Чыннан да, электр тогы тормыш өчен куркыныч. Безгә, балаларга, бик сак булырга кирәк. Мин дә энергетик һөнәрен сайлармын, мөгаен. Аларның киемнәре дә супергеройларныкы кебек, -диде икенче класста укучы Сергей Кошкин.
Өченче класс укучысы Светлана Шулаева болай диде:
-Хәзер мин электр приборларын юеш чүпрәк белән сөртергә ярамаганлыгын яхшы беләм. Моңа кадәр бу турыда уйлап та караганым юк иде.
Ә җиденче класстан Даниил Митрошкинга эстафета һәм бүләкләр ошаган. Бишенче класста укучы Демид Чекмарев та әңгәмәбезгә кушылды:
-Мин бүген электрдан зыян күрүчегә (манекенга) беренче тапкыр медицина ярдәме күрсәтеп карадым. Менә шул вакытта энергетик һөнәренең катлаулы һәм куркыныч булуын аңладым. Алар еш кына резин итекләр һәм перчаткаларда йөри, бу куркынычсызлык өчен кирәк икән.
Район электр челтәре начальнигы Равил Вишняков хаклы: балалар иминлеге иң кадерлесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезье мәктәбендә “Куркынычсыз каникуллар” акциясе үтте