Олы Урсак авыл җирлеге райондагы иң зур җирлекләрнең берсе, аңа Чүкри-Алан, Бушанча, Кече Урсак авыллары да керә. Әле шушы араларда гына узган елгы эшчәнлекләре буенча халык җыены узды. Башта Кече Урсак авылы халкы белән очраштылар, көннең икенче яртысында Олы Урсак мәдәният йортында җыелдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин үз чыгышында эшчәнлекләренең төрле якларына тукталды. Шәхси ярдәмче хуҗалык¬ларда мал асрап, дәүләткә ит-сөт сатучылар турында да сөйләде. Кече Урсактан Рәниф Хәйруллин, Олы Урсактан Газинур Мофазалов, Илгизәр Кәримов, Фирдүс Сираев, Ришат Нуриев, Рифат Сираевлар - әнә шундый тырыш гаиләләр.
Юлларны норматив хәлгә китерү программасы нигезендә Бушанча һәм Кече Урсак авыллары арасындагы юл төзелгән. Бу авыллар янында Имәлле елгасы аша ике күпер салынган. Олы Урсакта да үзара салым һәм грант акчасына юллар төзелгән. Әлеге эш бу елда да дәвам итәчәк. Бушанча - Олы Урсак арасындагы юл төзелешенә 2018 елга 79 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Авыл җирлеге территориясенә керүче басмалар, чишмәләр, коелар, башня һәм зират тирәләрен тәртиптә тоту, юллар, чүп түгү урыннары, суүткәргечләр, колонкаларны,урам утларын ремонтлау һәм башка төрле эшләр башкару өчен үзара салым акчасын файдаланганнар. Халыктан җыелган 190 мең 500 сум акчага хөкүмәт 762 мең сум өстәп биргән. Габбас Зиннәтуллин бу акчаларның кайсы авылда ничек тотылганын тиененә кадәр сөйләп бирде.
Авыл төзелешләр белән ямьле, диләр. Бүгенге көндә Олы Урсакта күпфункцияле үзәк төзелә. Әлеге бинада китапханә, почта бүлекчәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты урнашачак. Кече Урсакта программа ярдәмендә модульле кибет төзү планлаштырыла. Халык өчен әһәмиятле булган матур эшләр бу елда да дәвам итәчәк. Иминлек мәсьәләсе дә күз уңында, Олы Урсак депосындагы янгын сүндерү машинасы иске, яңаны алу сорала.
Гадәттәгечә, очрашуда мәктәп директоры, фельдшер, китапханәче, полициянең участок уполномоченные да чыгыш ясады. Директор Рифат Газизов Олы Урсак мәктәбенә ремонт кирәклеген әйтте. Капиталь ремонттан соң балалар бакчасы яңа сулыш кичергән. Анда нибары 11 бала йөри, мәктәпнең киләчәге өчен борчылуын белдерүчеләр дә булды. Олы Урсакта да демография авырткан җир булып санала. Җыенда халыкның каты көнкүреш калдыклары җыю, юлларга су агу өчен торбалар урнаштыру, район үзәк сырхауханәсендә дәвалану курсы узу, мәктәп янындагы борылышка юл билгесе кую буенча яңгыраган сорауларына җавап бирделәр. Монннан соң терлекләрне урамда, агрофирма кырларында йөртүләргә юл куелмаячак, андыйлар өчен тиешле чарасын күрәчәкләр. Җыенда катнашкан Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Ул үз чиратында җирлек башлыгы Габбас Зиннәтуллинның эшен уңай бәяләде һәм «Олы Урсак авыл җирлегенең үз йөзе, матур
гореф-гадәтләре бар. Алардан без дә үрнәк алабыз», - диде.
Габбас Зиннәтуллин җирлектә бәйрәмнәр уздырырга ярдәм итүче спонсорларга, авылларның яшәешенә битараф булмаучыларга рәхмәт әйтте.
Ләйсән САТТАРОВА,
автор фотосы
Нет комментариев