Россия көнендә Ябалак авыл җирлегендә зур бәйрәм үткәрелде
Бүген илебез халкы Россия көнен билгеләп үтте.
Шул уңайдан Ябалак авылы янындагы табигать кочагына күмелгән мәйданда зур бәйрәм тантанасы оештырылды.
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район халкын, бәйрәм кунакларын Россия көне белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Җирлек башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, халыкны бәйрәм белән котлап, спонсорларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге шунда, биредә мотоблоклар, К-700, Т-150, МТЗ-80, Т-40, Т-25, Т-16, ДТ тракторлары арасында да ярышлар үткәрелә. Тракторларны стартка маркалап җибәрделәр. Ярыш нәтиҗәләрен газетадан укый аласыз.
Шул ук мәйданда ат чабышлары да узды. Чабышта катнашкан җиде атның өчесе - нәселле, дүртесе авыл атлары иде. Нәселле атларда чабучылардан- Апастан Илназ Сәмигуллин Барс кушаматлы атта җиңүгә иреште. Кама Тамагыннан Рөстәм Юсупов – икенче, Кошман авылыннан Динар Хәмидуллин – өченче урында. Динар авыл атлары катнашындагы ярышта да өченче урынны алды. Алар арасында Бәрлебашыннан Ранис Әскәровка тиңнәр булмады. Олы Урсактан Илдар Кәримов – икенче урында. Ат ярышын Альберт Рәхмәтуллин арадан вакытсвыз киткән абыйсы Айратның якты истәлегенә үткәрде, ярышның спонсоры да ул булды.
Шунда ук балалар арасында кросс үткәрелде, анда 55 бала катнашты. Малайлар арасында Бәрлебашыннан Ранил Галиев беренче килде. Аннан соң Арчадан килгән Ранил Габделбәров, Апастан Адел Хәмидуллин икенч-өченче урыннарда. Кызлар арасында Апастан Ясминә Гәрәевага тиңнәр булмады. Олы Кайбычтан Гүзәл Гафиятуллина – икенче, Казаннан Амалия Шаһиәхмәтова – өченче урында.
.Алга таба мәйданда милли көрәш, халык уеннары, спорт ярышлары башланды. Бу бәйрәмнең географиясе елдан-ел киңрәк колач ала бара. Ярышларда Апас, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнары, Теләче, Саба, Арча, Чувашиянең Шыгырдан авылы вәкилләре катнашты.
Лаеш районыннан Руслан Газизуллин милли көрәшнең баш батыры булып калды. танылды. Аңа традицион бүләк- тәкәдән кала, суыткыч та бирелде. Россия көнендә артистлар Вадим Захаров, Динә, Рафаэль Латыйповлар, Ринат Рәхмәтуллин халыкка иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Халык төрле уеннарда, бәйгәләрдә катнашып бүләкләр алды, күңелле ял итте. Сәүдә нокталары, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев