Кошман мәктәбе лагерена йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген яхшы белә
Кошман мәктәбе лагеренда уникенче көн «Юлда йөрсәң — сак йөр!» девизы белән башланды.
Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, табышмакларга җавап тапты, башваткычлар чиште һәм белемнәрен ныгыттылар.
Спорт залында узган күңелле стартлар эстафетасында малайлар һәм кызлар җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәтте. Төрле уеннарда катнашып, алар юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерделәр.
Бу көн язучы Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән, сугыш балалары турындагы «Сестрёнка» фильмын карау белән тәмамланды. Бу фильм балаларның күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре уятты, кешелеклелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар тәрбияләде.
Бу көн балалар өчен файдалы һәм истәлекле булды. Юлларда иминлек саклау гына түгел, ә кешелекле булу да мөһим икәненә төшенделәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев