Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Радмира Мойсеева, Чүти мәктәбенең 4 сыйныф укучысы: «Бабам белән горурланам»

Минем бабам Алексей Таймасов Хуҗа Хәсән авылында күп балалы, тырыш гаиләдә беренче бала булып үскән.

1968 елда бабам авылның сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Соңрак колхозда слесарь булып эшли. Авылны яратканга, ул моннан беркая да китмәячәген мәктәп елларында ук хәл итеп куйган.

Урта белемне Иске Тәрбит мәктәбендә ала. 1979 елда ул, шофер һөнәрен үзләштерергә дип, Яшел Үзән шәһәренә китә. 1980 елда шомырт чәчәкләре аткан вакытта Апас военкоматыннан армиягә барырга дигән повестка килеп төшә. 9 Май — Бөек Җиңү көнендә бабамны, авыл йола-гадәтләре буенча, туганнар, күршеләр озатып җибәрә.

Юллар... Юллар... Кая гына итмиләр алар адәм баласын. Бабайны Казаннан Ашхабадка җибәрәләр. Кайчандыр урам малайлары белән «сугышлы» уйнап йөргән бала, ул афәтне үз күзләре белән күрәчәген уйламаган да була. Алты ай хезмәт иткәннән соң, Әфганстанга озатыла. 1982 елда туган авылына әйләнеп кайта.

— Туган өйдә сине көтүләре нинди рәхәт бит ул! Әфганстан минем җанымда яши, искә төшеп, күңелне әрнетә", — ди иде бабам.

Армия хезмәтеннән соң ул шофер булып эшли, колхоз рәисен йөртә. 1988 елда гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам ул еллар турында сөйләргә яратмаса да, еш кына анда булган иптәшләрен искә ала иде. Элемтәдә торган вакытлары булды. Аның күп кенә грамоталары, медальләре, мактау кагәзьләре бар. Тик үзе генә юк... Авыл халкы да бабайны хөрмәт итте. Ул барысына булышты. Кемнән генә сорасак та, аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Мин бабам белән горурланам!
 

Радмира Мойсеева, 
Чүти мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев