Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәктәп директорлары белән очрашты
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ләкин мәктәпләрдә «урак өсте» башлана гына әле.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларны - төп, унберенчеләрне бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары катнашында узган киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сынауларны оешкан төстә үткәрү, имтихан тапшыру пунктында иминлекне тиешенчә тәэмин итү бурычын куйды.
Алда көтелгән Соңгы кыңгырау бәйрәменең, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чараларның югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиешлегенә дә басым ясалды. Балаларның җәйге ялын оештыру буенча да мөһим сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев