Олы Кайбыч мәдәният йортында узган әлеге чарада авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, төрле ведомстволарның җитәкчеләре дә катнашты.
Әниләр көне алдыннан үткән әлеге очрашу махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларның якыннарының хәлен белешү, проблемаларын ачыклап, аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан оештырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да игътибар белән тыңларга әзер булуын белдерде.
Ватан сагына баскан ир-егетләребезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Алар — безнең дә, сезнең дә балаларыгыз. Минем өчен барысы да кадерле. Кызганыч, хәрби операция югалтуларсыз гына бармый. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк, — диде Альберт Илгизәрович. — Улларыгыз, ирләрегез өйләрегездән еракта, аларның исән-сау кайтуларын теләп торыйк. Һәр авыл җирлегенә билгеләнгән кураторлар бар. Аларга да, җирлек башлыкларына да, шәхсән үземә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Бүген без бер-беребез белән аралашып, борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә дип җыелдык.
Очрашуга килүчеләр якыннарына кирәк-яраклар алу, куратор билгеләү, түләүләр, газ кертү турындагы һәм башка сорауларга җавап алдылар.
Кайтыр алдыннан һәрберсенә күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нет комментариев