Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы: Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләрез!

Радик Сабирҗанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы: — Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, фельдшерлар, санитарлар, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм.
Районыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен олы рәхмәт сезгә! Мал табиблары белемнәрен, сәләтләрен, тырышлыкларын терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Ветеринария хезмәткәрләре лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да эш башкара. Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев