Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районыбызда яшәүче мөселман динендә булган һәркемне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм

-

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры: 

Районыбызда яшәүче мөселман динендә булган һәркемне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. Имин дөньяларда, бер-беребезнең кадерен белеп, татулыкта гомер кичерергә язсын дип телим.
Корбан гаете, ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казага юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.
Дини бәйрәмнәребез дә районыбыздагы төрле милләт вәкилләре арасында гасырлар буена килгән дуслыкның ныклыгын, өлкәннәргә, мохтаҗларга карата ихтирамыбызның күңелләрдә саклануын ачык дәлилли. Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев