Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район балалар сәнгать мәктәбендә композиторлар белән очрашу булды

Ул көнне Кайбычның балалар сәнгать мәктәбенә зур кунаклар килгән иде: Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин, танылган композитор Илһам Байтирәк, талантлы пианиночы Екатерина Коврикова һәм музыка белгече Альмира Касьянова. Залга килеп кергәч тә, Рәшит Кәлимуллин түрдәге пианино телләрен сынап карады һәм залга карап: "Әйбәт!" диде.

Очрашуны Рәшит Кәлимуллин үзе алып барды. Иң беренче булып, сүзне композитор Илһам Байтирәккә бирде. Композитор үзенең "Авылда" әсәрен уйнап күрсәтте. Ул ике өлештән тора иде - "Әтәчләр" һәм "Музыкант белән тавык". Балалар аны бигрәк яратып тыңлады.
Ә аннан залда ноталар очышыннан күңелле картиналар туарга кереште.
...Кайчак ачуланып, кай­чак шаянланып поезд алга чаба, пошкырып-пошкырып төтеннәрен чыгарып сызгыртып та куя. Пианино клавишалары тудырган күңелле музыка безне, үзе белән әйдәп, әллә кая, балачак иленә алып китә, Ринат Еникеев әсәрләре белән дә таныштыра.
Резеда Ахиярованың "Ай яктысы" әсәрен тыңлаганда, йолдызлар арасында сәяхәт итүче, кайчак төнге болытлар арасына кереп югалучы ай күз алдына килә. Акрын гына тәрәзә эленгесен күтәрә төшеп, төнге күккә карап ятасың, ай-йолдызлар белән мавыгасың. Каядыр еракта бер йолдыз атыла...Бу төн караңгы да, тылсымлы да. Иң мөһиме - тәрәзәдә серле ай бар һәм ул сиңа әкият сөйли...
Рәшит Кәлимуллинның: "Укучылар, кемнең Казанда булганы бар?" - дигән соравы залны уятып җибәрә һәм бөтен кеше дәррәү кул күтәрә.
- Алайса, хәзер "Кошлар оча Кремль өстендә" әсәре белән танышабыз. Ә нинди кошлар очканын музыканы тыңлап бетергәч, сез үзегез әйтерсез...
Аннан Рәшит Кәлимуллин иҗат иткән "Лиссабон", "Гармун", "Яз килде", "Урман әкияте" әсәрләрен тыңладык. Районыбыз символына әверелгән имән темасы да читтә калмады. Пианинода әлеге әсәрләрне башкаручы Екатерина Коврикованың үз-үзен тотышы, уйнавы биредә музыка белеме алучы балаларга үзенә күрә бер дәрес булды.
...Мин моңарчы да ләззәт белән музыка тыңларга ярата идем. Ә бу очрашудан соң, музыка белән хыял рәсемен ясарга, яңа бер дөнья ачып, шунда яшәп калырга мөмкин булуын да аңладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район балалар сәнгать мәктәбендә композиторлар белән очрашу булды