Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Олы Кайбыч мәктәбендә булды

Альберт Рәхмәтуллин укытучылар белән аралашты, уку-укытуның торышы белән танышты, ашханәдә укучыларны ничек ашатулары белән кызыксынды.

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә Олы Кайбыч мәктәбендә булды. Ул анда балаларны ашатуның сыйфаты белән дә танышты. Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында да ул ата-аналардан балаларын мәктәптә ничек ашатулары белән кызыксынды. Көненең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ашханәдә ничек туклануына да нык бәйле. Олы Кайбыч мәктәбендә үзе дә укучылар өчен пешерелгән азыкны татып карады. Ул шулай ук мәктәптә аерым классларда булып, аларның торышын карады, укытучылардан проблемаларын сорашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев