Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашуында катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда элеккеге хәрби госпиталь бинасында ачылган КФУның укыту-лаборатория кампусында булды. Биредә ул сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге очрашуда район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина да катнашты.
Татарстан Президенты авыруларны профилактикалау га, хезмәт күрсәтү культурасына, сәламәт яшәүне пропагандалауга аеруча игътибар итәргә өндәде. "Кешеләр хакимиятне бер бөтен буларак бәяли. Халык таләбе сигнал бирә, бөтен җирдә дә безнең эш төгәл һәм бердәм алып барылмый. Медицина белеме системасы бар, сәламәтлек саклау системасы бар – алар бергә эшләргә тиеш. Бүгенгә төп бурыч – материаль-техник базаны тәэмин итү, медицина хезмәтенең тәэмин ителеше һәм сыйфаты", – диде Рөстәм Миңнеханов. 2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә дәүләт федераль бюджеттан, узган елдагыларга караганда, күбрәк акча бүлеп биреләчәк. Соңгы алты елда Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен зур күләмдә төзекләндерү эше алып барылды. Шул чорда республикада 2260тан артык медицина объекты төзекләндерелде һәм җиһазландырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев