Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рәхмәтләребезне юллыйбыз

Гыйнвар безнең дус-тату гаиләбезгә зур югалту алып килде. Кадерле улым, тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, абыебыз Айрат Нурулла улы Сибгатуллинның йөрәге тибүдән туктады. Балаларыбыз үсеп килгәндә, гомеренең иң матур чагында безнең арадан мәңгелеккә китеп барды ул. Гөрләтеп яшисе дә яшисе иде бит әле безгә. Аны чын кеше итеп тәрбияләгән әниебез Әминә...

Гыйнвар безнең дус-тату гаиләбезгә зур югалту алып килде. Кадерле улым, тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, абыебыз Айрат Нурулла улы Сибгатуллинның йөрәге тибүдән туктады. Балаларыбыз үсеп килгәндә, гомеренең иң матур чагында безнең арадан мәңгелеккә китеп барды ул. Гөрләтеп яшисе дә яшисе иде бит әле безгә. Аны чын кеше итеп тәрбияләгән әниебез Әминә хәсрәт утында. Авыр вакытларда безгә үзенең киңәшләрен биргән, тормышны өзелеп яраткан кадерлебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровка, район Советы һәм башкарма комитеты коллективларына, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына, Айратның элек бергә эшләгән хезмәттәшләренә һәм дусларына, күршеләргә, дусларыбыз-туганнарыбыз гаиләләренә, авылдашларга, Кайбыч һәм Апас полиция бүлеге хезмәткәрләренә, һәр кешегә аерым-аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Кадерлебезнең авыр минутларында хәлен җиңеләйтүдә зур ярдәм күрсәткән баш врач Гөлнара Сафиуллинага, хирург Рамил Сабитовка, үзәк сырхауханәнең барлык табибларына, шәфкать туташларына, авылыбыз фельдшерына мең-мең рәхмәтләр яусын. Кылган изгелекләрегез үзегезгә савап булып кайтсын.

Сибгатуллиннар гаиләсе, Кече Кайбыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәхмәтләребезне юллыйбыз