Россия матбугаты көне ни өчен 13 гыйнварда үткәрелә?
Россиядә 1703 елның 13 гыйнварында Петр I фәрманы белән "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күрә.
Ә Россия матбугаты көненә, һөнәри бәйрәм буларак, РСФСР Югары Советының 1991 елның 13 гыйнварында чыккан Указы буенча нигез салына. Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, әмма даими исеме булмаган диярлек – «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждениеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турындагы беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугаты көне 5 майга – төп совет газетасы – "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев