Рөстәм Хикмәтуллин, шәхси эшмәкәр:
Инде күп гасырлар дәвамында Сабантуй – безнең өчен иң яраткан һәм көтеп ала торган шатлыклы вакыйгаларның берсе.
Кая гына яшәмәсен, мәйданга килгән һәр кеше үзенең милли мәдәният белән бәйләнешен тоя, туган теленең моңлы аһәңен тыңлап хозурлана, ярышларда, җыр-биюдә осталыгын күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итә. Сабантуй — милли гореф-гадәтләребезне үстерүче, татарларны берләштерүче, буыннарны һәм тулы бер дәверләрне бергә бәйләүче, халык күңеленнән ургылып чыккан саф рухи чишмә. Сабантуй һәрберебезгә шатлык-куанычлар, күтәренке рух, нәтиҗәле иҗат һәм хезмәт өчен көч-куәт бирсен! Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев