Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сагынып көткән Сабантуйлар җитте

Милли бәйрәмебез Сабантуе быел да авылларда гөрләп уза.

Ел буена көтеп алган һәм гореф-гадәтләргә бай булган Сабантуй Олы Кайбычта 7 июньдә уза. 8 июньдә бәйрәм авылларга күчә. Кушкүл авылы янында дүрт авыл җирлеген — Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән җирлекләрен берләштергән Сабантуй була. Милли бәйрәм Кошман, Мөрәле, Борындык авылларында да гөрләп үтәчәк. Бәйрәмнәр сәгать унда башлана. 12 июнь — Россия көнендә Ябалак авыл җирлегендә төштән соң зур бәйрәм уза. 

Район үзәгендәге милли бәйрәмгә танылган җырчылар Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, кичке Сабантуйга Рөстәм Асадуллинның, Ябалактагы бәйрәмгә Вадим Захаровның килүе көтелә.

Барыгызны да халкыбызның яраткан бәйрәмнәренә чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев