Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады
Татарстанның кайбер район хастаханәләре сырхауханәләрендә диагностика җиһазлары яңартылды. Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы учреждениеләрдә җиһазлар яңартылуы һәм шундый эшләр планлаштырылуы турында мәгълүмат бирде.
Тиздән Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең 1нче сырхауханәсендә яңа флюорографик цифрлы аппарат пәйда булачак. Бүгенге көндә анда инженерлар эшли — иске комплексны сүтеп, яңасын урнаштыра.
Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы 3нче сырхауханәдә дә яңа флюорографны монтажлау бара. Бирегә әлеге җиһаз җитештерелгән Тула заводыннан белгеч килгән.
Менделеевск Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең рентген бүлегенә программа буенча беренче тапкыр маммограф кайтарылган. Әлки районында Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе „Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү„ программасы буенча “Ренекс" күчмә рентген аппараты һәм УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән. Күчмә цифрлы рентген аппараты исә диагностика өчен югары сыйфатлы сурәтләр төшереп бирә. Табиб тикшерүләрне кабинетта гына түгел, кирәк булса, күчмә җиһазны палатага да китерә ала. Бу — авыр хәлдәге һәм чыгып йөрми торган пациентларга медицина тикшерүе үткәрүне җиңеләйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев