Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Салтыйганнан актив укучыбыз, «Татмедиа» газета-журналларына язылып, бүләк отты

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәр ярты ел саен газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйната.

Быел әлеге бәйгедә 686 кеше катнашкан. Алар арасында Татарстанның һәр районыннан, шулай ук Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Марий Эл һәм Башкортстаннан да язылучылар бар. Кыйммәтле бүләк отучы бәхетлеләрнең берсе — Салтыйган авылында яшәүче Флюр Шәрәфиев.

-Мин бу бәйгедә сигез ел рәттән катнашып килдем, быел, ниһаять, җиңү бәхете миңа да елмайды,- диде Флюр.- Газета-журналларны яратып укыйм. "Кайбыч таңнары«на язылмыйча калганым юк. «Безнең мирас», «Сөембикә» журналларына да язылдым. «Татмедиа» җәмгыятенә рәхмәтем зур. Миңа бүләкне алып кайтып биргән өчен үзебезнең редакция коллективына да рәхмәтлемен. Журналистларга алга таба да иҗат уңышлары телим.

Флюр белеме буенча ветеринария табибы, хәзерге вакытта «Август-Кайбыч» җәмгыятендә төрле эшләрдә эшли.

Матбугатка язылучылар арасында үткәрелүче бәйгеләрдә сез дә актив катнашыгыз, хөрмәтле укчыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев