Тыл хезмәтчәннәренең Казан каймасы оборона корылмасы төзелешенә керткән өлеше турында район газетасы битләрендә еш язылды. Безнең Салтыйган авылы янында да окоплар казыганнар, әлеге мәкаләм шул хакта.
Бөек Ватан сугышы илебез халкын кара кайгыга салган, ул чорда сугыш җиле кагылмаган бер генә йорт та калмагандыр ул. Ир-егетләр фронтка киткән, ә авылдагы бөтен эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Әнә шундый уртак тырышлык белән яуланган тыныч көннәрнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын зурлап билгеләп үттек. Патриотик рухтагы төрле чараларга бай булды ул. 9 Май иртәсендә Олы Кайбыч авылында сугыш елларында окоп казыган якташларыбыз хөрмәтенә "Казан каймасы" һәйкәле ачылу зур тарихи әһәмияткә ия. "Кайбыч таңнары" газетасында әлеге темага багышланган мәкалә дә бастырылды. "Казан каймасы безнең Кайбыч районының Надеждино, Ульянково авыл җирлекләре, Иске Чәчкаб, Пләтәни, Олы Подберезье, шулай ук Багыш, Чирмешән авыллары аша 59 чакрымга сузыла", дигән юллар да бар иде анда. Әмма безнең Салтыйган авылы ни өчендер искә алынмаган. Шул дәһшәтле авыр елларның шаһитлары бүген дә исән һәм алар авылыбыз янында окоплар казулары турында сәгатьләр буена сөйли ала. Блиндажларны Мальцев кырында, Гремячий, Мөслим чокырлары янында казыганнар. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре сөйләвенчә, Мөслим чокыры элегрәк Мөселман аланы дип йөртелгән, чөнки көчләп чукындыру заманында мөселманнар шул чокырда яшеренгән.
Окопларны өстән бүрәнәләр белән томалаганнар, эченә солдатлар өчен ятаклар, өстәлләр, корал өчен пирамидалар ясаганнар. Халык телендә Иске агачлык дип аталган урманда без үзебез дә окоп эзләренә юлыктык. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, районда нигездә танкларга каршы чокырлар гына табылган, ә тирән чокырлар табылмаган. Шуңа да бу безнең өчен тарихи кыйммәткә ия булган табылдык булып чыкты.
Авылыбызда яшәүче 95 яшьлек Сания Гыймранова шул елларның тере шаһиты. Авылыбызда озын гомер кичерүчеләр шактый.
- Салтыйганга окоп казырга төрле авыллардан килделәр. Иске Тәрбит авылыннан да күп иде алар. Җирле штабның безнең өйдә урнашуы һәм үзәктән килгән җитәкчеләр Зәйнуллин белән Әхмәтшин яшәве әле дә исемдә. Сеңлекәшләрем алар өчен ат җигеп куя иде. Без авылдан ерак түгел Аралык елгасы, дуңгыз чокыры янында тирән булмаган траншеяләр казыдык, - дип сөйли Сания апа. - Урманда землянкалар казыдылар, ДЗОТлар (агачтан, җирдән төзелгән ут нокталары) төзеделәр, аларның эзләре бүгенге көнгәчә сакланган. Урманда умартачылык бар иде, без аның янында да окоп казыдык. 1941 елның октябрендә безне Норлат урманына агач кисәргә җибәрделәр. ДЗОТлар, блиндажлар төзү өчен шул агачларны кулландылар. Норманы үтәгән очракта безгә көненә 600 грамм ипи, атка бер капчык солы бирәләр иде. Норманы үтәмәгәндә ипи 400 грамм гына бирелә, атларны ашатмыйлар. Окоп казу 1941 елның сентябреннән 1942 елның мартына кадәр дәвам итте.
Сания апаның чордашы - 1926 елгы Фатыйма апа Гыймадиеваның окоплар казуда катнашуы турында "Кайбыч таңнары" газетасы язган иде инде. Уналты яшьлек Фатыйманы окоп казырга Морат авылы ягына җибәргәннәр. Иртә таңнан, кичке караңгыга кадәр көрәк белән җир казуы бер дә җиңел булмагандыр аларга. Окоп казуда бер генә җәй катнашкан ул, аны Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәргәннәр. Уналтысы яңа тулган үсмерләр ничек түзгәндер ул авырлыкларга, хәзер моны күз алдына да китерүе кыен. Җиде айдан соң туган авылына әйләнеп кайткан кыз колхоз эшенә керешә.
1924 елгы Евдокия Степановна Жиркова тумышы белән Уланово авылыннан (хәзер әлеге авыл юк инде). Бу авыл кешеләре дә Ульянковога окоплар казырга йөргән. Алар шушы эшкә башка төбәкләрдән җибәрелүчеләрне дә кечкенә генә йортларына сыендырган. Дуся апаларда Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайткан ике хатын да яшәгән.
- Өсләрендә юньле киемнәре дә юк иде аларның. Аякларында үзләре бәйләгән йон оекбашлар, киез итекләре юк, салкын үзәгенә үтте аларның. Туңа-туңа көнозын эшләделәр, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтырга рөхсәт бар. Шулай да, бернигә карамастан, көн озын окоп казуда булдылар, - дип искә ала ул елларны Евдокия Степановна.
Үзәк өзгеч салкыннарда кыска вакыт эчендә блиндажлар, окоплар төзелгән. Күпме кеше сәламәтлеген югалткан анда. Бәхеткә, комплекслы оборона корылмаларының кирәге чыкмый. Теләк бер генә: сугыш уты беркайчан да кабынмасын!
Нет комментариев