Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сентябрь аенда Кайбычның җәмәгать судьясы сәрхүш хәлдә руль артына утырган өч кешегә карата ачылган административ эш карады

Газета битләрендә, башкаларга сабак булсын дип, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләргә карата кулланылган чаралар турында еш язабыз. Әмма эчкән килеш ЮХИДИ тозагына эләгүчеләр һаман бар әле.

Сентябрь аенда җәмәгать судьясы сәрхүш хәлдә руль артына утырган өч кешегә карата ачылган административ эш карады. Безгә бу хакта башкарма комитет җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Алексей Макаров хәбәр итте.
Бу юлы судта Ябалак авылында яшәүче Ю.Калаевка карата агымдагы елның 5 июлендә эчкән хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен ачылган административ эш каралды. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1 бүлеге буенча 18 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф сугу турында карар чыгарылды.
Кодексның 12.8 маддә­сенең 1 бүлеге буенча 1 гыйн­варда төзелгән беркет­мә нигезендә Мөрәле авылында яшәүче А.Мифтаховны ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сумга штрафка тарту турында карар кабул ителде.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 3 бүлеге буенча 19 июньдә инспекторлар кулына эләккән Казан шәһәрендә яшәүче Р.Сәлахов 18 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан колак каккан. Ул 30 мең сум күләмендә штраф та түләячәк.
Олы Кайбыч – Хуҗа Хә­сән автомобиль юлында 6 октябрьдә транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш, исерек хәлдә мопед руле артына утырган А. Васильевны ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган. Җәмәгать судьясы аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 бүлеге буенча 10 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгара.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов әйтүенчә, төрле профилактик чаралар, аңлату эшләре алып барылуга карамастан, эчкән килеш руль артына утыручылар очрап тора. Исерек шофер – җинаятьче, дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки күпчелек юл-транспор һәлакәтләренең сәбәпчесе – кәефләнеп алган шоферлар. Хезмәте техника йөртү белән бәйле булучылар, транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәч, эшсез дә кала. Шул хакта уйланырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев