Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сез сайлауга барасызмы һәм ни өчен?

Республика көне уңаеннан узган кичке Сабантуенда быел гына мәктәпне тәмамлап Казандагы югары уку йортына укырга кергән ике студент кызның сөйләшеп торганын ишеттем. «Син бу атнада Кайбычка кайтасыңмы?» - дип сорагач, аңа икенчесе: «Юк, укырга кермәс борын Казан белән Кайбыч арасын атна саен таптап йөреп булмас. Ә икенче ялга кайтам, 13...

Равилә ГАФФАРОВА, Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры:

- Әйе, мин сайлауга һичшиксез барачакмын! Бүгенге көндә коллективыбызда 22 кеше эшли, барыбыз да сайлауда актив катнашачакбыз. Чөнки без бу көнне үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз! Алдагы көннәребезнең якты һәм матур булуын телибез. Бердәм тавыш бирү көнендә республикада һәркем актив гражданлык позициясе күрсәтергә тиеш. Безнең тавышның Татарстанның киләчәген хәл итәсен яхшы аңлыйбыз. Мин һәр кеше сайлауларда катнашырга, үз бурычын үтәргә тиеш дип саныйм. Әгәр без дөрес нәтиҗә ясап, тавыш бирсәк, үзебез дә отарбыз, яшәгән районыбыз һәм республикабыз яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгар. Мин республикабыз белән горурланам!

Нурания МОТЫЙГУЛЛИНА, Кошман, пенсионер:

- Минем тормышымда сайлаулар күп булды, аларның барысында да катнаштым. Чөнки гражданлык бурычымны үтәргә телим, республикабыз язмышына битараф кала алмыйм. Шөкер, тормышларыбыз әйбәт, пенсияләр вакытында килеп тора, районыбыз әкияттәге тизлек белән үсә һәм яңара, дөньялар гына тыныч һәм имин булсын! Сайлаулар алдыннан шундый хисләр кичерәм. Киләчәкне хәл иткәндә барыбызның да тавышы мөһим дип саныйм һәм барлык кешеләр дә сайлауда катнашырга тиеш дип уйлыйм.

Зөлфия ЯРУЛЛИНА, балалар сәнгать мәктәбе педагогы:

- Миңа Татарстанның бер генә юнәлеш буенча түгел, ә һәрьяклап югары темпларда үсә баруы ошый. Республикабызда милләтләр дуслыгын саклап калу өчен дә зур эшләр башкарыла, бу яктан без күпләргә үрнәк дип уйлыйм. Авылда яшәү дәрәҗәсе дә көннән-көн үсә бара, безнең өчен дә бу зур шатлык. 13 сентябрьдә сайлауларга барып, бүгенгедәй матур киләчәкне сайлауны гаиләбезнең зур бурычы дип саныйм. Сайлауларда тавыш бирү балаларыбыз киләчәген дә кайгырту әле ул. Башкаларны да анда актив катнашырга чакырам!

Рифат САТТАРОВ, Кошман, пенсионер:

- Сайлауларга элек-әлектән яратып йөрим. Быел да барачакмын! Республиканың алдагы көннәре, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге өчен мөһим булган әлеге вакыйга турында «Кайбыч таңнары»ннан укып белдем, анда бу хакта даими язып торалар. Гомумән, сайлаулар минем өчен гражданлык бурычы гына түгел. Анда баргач мин яшьтәшләрем һәм бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән аралашып кайтам, чөнки лаеклы ялда булгач, еш күрешеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сез сайлауга барасызмы һәм ни өчен?