Безнең районда Сосновка дигән бик матур авыл бар. Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып урнашкан ул.
Тирә-юне яшеллек, иркен болыннары күзне иркәли. Авыл яныннан бормаланып-бормаланып Гөбенә елгасы ага. "Туган җирем- Кайбычым" китабыннан күренгәнчә, руслар гына яшәүче бу авылга 19 нчы гасырда нигез салынган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры булып эшләгән Анатолий Сластунин да Сосновкада туып-үскән. Ул кырык елдан артык гомерен сәнгатьне үстерүгә багышлаган, 1937 елда туган һәм 2008 елда вафат булган. Хәзерге вакытта авылда 26лап кеше яши, җәй айларында гына авылга кайтып яшәүчеләр дә бар.
Җәйнең ямьле көнендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев белән шушы авылга юл тоттык. Биредә яз көннәрендә характерын аеруча күрсәтергә яраткан Гөбенә елгасы аша менә дигән итеп кечкенә күпер төзеп куйганнар. Материаллары ныклы, шуңа да язгы ташкыннар аны агызып китмәс дип ышанасы килә. Иске басманы сүтәргә өлгермәгәннәр әле, анысы агач-тактадан гына ясалган, су күләме артса, агызып китәсен көт тә тор. Безне авыл халкы шушы күпер янында җыелып көткән. Район башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, гозерләрен дә әйттеләр.
- Бу басма-күпер безнең авыл халкы өчен бик кирәк, - диде хат ташучы Надежда Варенова. - Авылыбыз Чувашия Республикасы белән чиктәш, Канашка барырга туры килсә дә, елга аша чыгып, күрше чуваш авылыннан маршрут автобусына утырып китәбез. Зиратыбыз да юк, соңгы юлга озатканда да, басмадан чыгып, Гришинога алып баралар. Басманы агызып киткән чакларда, көймәне эшкә җигәргә туры килә иде. Татарстанда Су саклау зоналары елында төзелгән күпер халыкка озак хезмәт итсен иде. Ә Сластунин безнең авылның горурлыгы ул, туганнарына гел кайтып йөрде.
Әлеге күпер халыктан җыелган үзара салым акчасына сафка баскан.
-Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә үзара салым акчасының файдасы зур, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Сез биргән акчаны хөкүмәт дүрт тапкырга арттыра. Быел менә шул акчага күпер төзеттек. Икенче елга да сезнең теләкне күздә тотып, авыл өчен шундый мөһим эш башкарырга кирәк.
Бу күперне район торак коммуналь хуҗалыгы идарәсе төзегән.
Нет комментариев