Хәбәрләр
Социаль яклауга мохтаҗ булган Кайбыч районы балалары шифаханәдә ял итә
Мәктәп укучыларының язгы каникулары дәвам итә. Каникуллар төрле чараларга бай, укучылар рәхәтләнеп ял итә, уйный. Ә менә Олы Подберезье, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләреннән биш бала Апас районының Дәвеш авылындагы шифаханәдә бушлай ял итәчәк.
Социаль яклауга мохтаҗ булган әлеге балалар шифаханәдә 24 көн дәвамында ял да итә, сәламәтлеген дә ныгыта, шунда белем дә ала. "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аларга медицина күзәтүе узарга булышкан, кирәкле әйберләрен дә җыйган. Юлга чыгар алдыннан социаль педагог укучылар белән уен формасында «Күңелле этикет» дигән темага әңгәмә үткәргән. Анда үзеңне җәмәгать, ял итү урыннарында дөрес тоту, гигиена кагыйдәләрен үтәү, итагатьле булу, этика кагыйдәләрен саклау хакында сөйләшкәннәр. Шифаханә җитәкчелеге балаларны Кайбычтан килеп алу, китереп куюны да оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев