Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Табиблар кулында – кеше гомере

Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, авыру кешеләргә өмет уятып, күпме кеше гомерен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, «ак халатлы фәрештәләр» дип йөртәбез.

Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр икәнен барыбыз да аңлап бетермибез. Авыр, җаваплы эш ул табиб һөнәре, алар кулында – кеше гомере.
Шушы көннәрдә тормыш иптәшем, әтиебез Хафиз Сабировка тиз рәвештә район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегендә дәваланырга туры килде. Хирургия бүлегендәге тәртип, чисталыкка таң калырлык. Монда тирән белемле, бай тәҗрибәгә ия, үз хезмәтләрен яратып, чын күңелен биреп башкаручы хезмәткәрләр эшли. Хирурглар, шәфкать туташлары авырулар янына көнгә берничә тапкыр керә, хәлләрен белешп торалар.
Тиз арада сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткәннәре, аякка бастырганнары өчен баш табиб Гөлнара Сафиуллинага, аның кул астында эшләүче хирурглар Алексей Русов, Рамил Сабитовка, ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры Зөлфия Баһавиевага, барлык шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелекле авыр хезмәтегездә уңышлар телибез.

Хөрмәт белән: Сабировлар гаиләсе. Мөрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев